WorldSkills Competition-2017 финалистларын тантаналы рәвештә Казанда каршы алдылар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Бүген “Казан” халыкара аэропортында Татарстанның WorldSkills Competition-2017 катнашучыларын тантаналы каршы алу узды.

WorldSkills Russia җыелмасы Россиянең 22 төбәгеннән 58 конкурсанттан һәм 52 эксперттан гыйбарәт иде. Татарстаннан җиде компетенция буенча 8 катнашучы чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан политехника көллиятен тәмамлаучы, КМЭТУ (КХТИ) студенты Вадим Поляков «Холодильная техника и кондиционирование» компетенциясендә “алтынны” яулады. «Мобильная робототехника»да көмеш медальләргә Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаучы, аның хезмәткәре Павел Фадеев һәм шул техникумның 4 нче курс студенты Андрей Дюбанов ия булдыдар.

Гомумән, Россия җыелмасы 11 медаль (алты алтын, дүрт көмеш һәм бер бакыр) һәм осталык өчен 21 медальон яулады. Җыйган баллар буенча ул беренче урын алды, ә медаль зачетында бишенче булды.

Кичә Мәскәүдә Татарстан егетләре милли җыелма әгъзалары белән бергә РФ Президенты Владимир Путин белән очраштылар. Очрашу барышында Президент шуны хәбәр итте: Россиягә WorldSkills җиңүчеләре кебек белгечләр йөз меңләп кирәк, һәм алар шундый ярышларда катнашу белән булырлар.

Фото: "Татар-Информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International