Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов АКШ та эш сәфәрен кыла. Кичә ул Сан-Францискода халыкара технология симпозиумында (Global Technology Symposium) катнашты.
Быел Сан-Францискода халыкара технология симпозиумы мәйданчыгында «Бриолоджи», «Иннософт», «Аграриум», Студия «ЛИДС», «Ревил» һәм башка Татарстан компанияләренең стартаплары тәкъдим ителде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләүче ТР делегациясе составында Роман Шәйхетдинов шулай ук симпозиум кысаларында узган халыкара компанияләр вәкилләре белән очрашуларда катнашты.
Әлеге вакытта Сан-Францискода Роман Шәйхетдинов республика җитәкчеләренең югары буынына юнәлгән «Курс прорывного лидерства» белем бирү программасын уза.