Элемтә региональ операторлары, Интернетта эшләр өчен, намуслы практикалар Кодексына кушылдылар.
Татарстан Республикасында теркәлгән кешеләрнең шәхси мәгълүматларын эшкәртүче 19 оператор Роскомнадзор тәкъдим иткән Интернет челтәрендә намуслы практикалар Кодексын хупладылар.
Кодексны имзалау чарасы оештыруда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Дмитрий Вандюков һәм ТР буенча Роскомнадзор Идарәсе җитәкчесе Борис Разинов катнашты.
Беренче мәртәбә намуслы практикалар Кодексы 2016 елда Мәскәүдә “Шәхси мәгълүматларны саклау” VII Халыкара конференциясендә имзаланды.