25-26 октябрь көннәрендә Иннополиста замана санлы технологияләргә багышланган DIF (Digital Infrastructure Forum) форумы узачак.
Инде алтынчы ел рәттән OCS Distribution компаниясе DIF форумын Татарстанда үткәрә.
Былтыр Россиянең һәм якын чит илләрнең 52 шәһәреннән 900 артык катнашучы DIF та катнашты, экспо-зонада 58 Россиянең алдынгы ИТ-карарлар белән тәэмин итеп торучының һәм дөнья ИТ-җитештерүченең эшләре тәкъдим ителгән иде.
Күргәзмәләрдән кала форум программасына экспертлар чыгышлары, панель бәхәсләр, сертификацион укыту, мастер-класслар һ.б. керә. DIF 2017 Cisco, Ricoh, Schneider Electric, APC by Schneider Electric, Nokia, Intel, Polycom, Zebra Technologies һ.б. компанияләр ярдәмендә оештырылган.
Форум турында тулырак мәгълүматны таба һәм аңа теркәлә http://dif-russia.ru/ сайтында аласыз.