Бүген Мәскәү политехник университетында РФ Мәгариф министрлыгы яклавында урта профессиональ белем бирү системасында II Бөтенрәсәй ФУМБ (Федераль уку-методик берләшмәләре) форумы үтә.
Форум кысаларында урта профессиональ белем һөнәрләре буенча кадрлар әзерләү структурасын үстерү белән идарә итүдә УПББ ФУМБ роле турындагы түгәрәк өстәл уздырыла.
Татарстан Республикасында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагындагы “Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы” (ТКҮ-КИТЭТ) ДАПББУ урта буын ИТ-белгечләрен әзерләү тармагында бөтен инновацияләрне апробацияләү өчен мәйданчык була.
Форумда Татарстан тәҗрибәсе белән информацион технологияләр өлкәсендә ФУМБ җитәкчесе, ТР ИТҮ башкарма директоры Татьяна Камалетдинова бүлеште.