Татарстан студентлары WorldSkills чемпионатында "Мобиль робот техникасы" буенча уңышка иреште

2017 елның 20 октябре, җомга

Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов “Мобиль робот техникасы” компетенциясендә көмеш медаль яулады.

“Без бу җиңүгә озак килдек. Кореяда ел ярым күнекмәләр үттек. Без топ-3леккә кергәнебезне белә идек, урынны гына белмәдек. Без “көмеш” яуладык һәм бик бәхетлебез”, – дип җиткерделәр җиңү шатлыгы тәэсирләрен егетләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International