Исегезгә төшерәбез: “Услуги РТ” ТР дәүләт һәм муницпаль хезмәтләре Порталының рәсми мобиль кушымтасында “Мәктәп, билгеләр” уңайлы сервисы эшли. Ул мәктәп укучыларының әти-әниләре өчен каралган. Аның ярдәмендә онлайн шартларда баланың өлгерешен күзәтергә һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга мөмкин.
Сервисның “Билгеләр” бүлегендә баланың электрон көндәлеге тәкъдим ителгән. Анда дәресләр тәртибе, өй эше исемлеге һәм шулай ук һәр көн, йомгаклау билгеләре белән бәйле актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.
Өлгерешне чын вакыт шартында күзәтергә мөмкин: предмет буенча билге, укытучы аны электрон сыйныф журналына керткәч, кушымтада да күренә.