Иннополис Университеты һәм Mirzo Ulugbek Innovation Center Инновацион үзәге килешкәнлек турында меморандумга кул куйдылар.

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Иннополис Университеты һәм Mirzo Ulugbek Innovation Center Инновацион үзәге килешкәнлек турында меморандумга кул куйдылар. Тарафлар алып бара торган эшчәнлек тәҗрибәсе уртаклашу хакында килештеләр.  

Документ шуны күздә тота: продукцияне һәм эшкәртүләрне эчке һәм тышкы базарларда уртак күтәрү, инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру өчен, уңай мохит формалаштыру механизмнары буенча тәҗрибә уртаклашу.

Үзбәкстан Республикасы Информацион технологияләр үстерү һәм элемтә министрлыгының рәсми делегациясе Татарстан Республикасына килү кысаларында Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм Mirzo Ulugbek Innovation Center Инновацион үзәге директоры Хуршид Солтанов меморандумга кул куйдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International