Яндекс.Лицейда укыту башланды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Яндекс.Лицейда дәресләр башланды. Бу – программалауны үзләштерергә теләгән мәктәп укучылары өчен буш курслар. Проектны җибәрү тантанасы бүген Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиядә “Яндекс” компаниясе генераль директоры Александр Шульгин катнашында узды.

Яндекс.Лицей тыңлаучыларын җыю өч шәһәрдә узды: Казан, Иннополис һәм Яр Чаллы. Хәзер анда 113 кеше укый. Татарстанда Яндекс.Лицейда укуга 759 укучы гариза җибәрде.. Сайланышны узар өчен, аларга логик фикерләүгә юнәлгән онлайн-тестны һәм әңгәмәне узарга кирәк булды.

Яндекс.Лицейда дәресләр атнага бер мәртәбә көннең икенче яртысында уза. Аларны Яндекста укыган җирле укытучылар алып бара. Казанда балалар КФУ IT-лицеенда һәм Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында укый, Иннополиста – “Иннополис Лицеенда», Яр Чаллыда – “Кванториум” технопаркында.  Шуннан кала, Казанның 2 нче лицей-интернатында махсус шул лицей укучылары өчен төркем ачылды.

Татарстанда проект ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә эшли. Яндекс уку-укыту программасы булдыру һәм укытучыларны әзерләү өчен җаваплы. 

Фото: Яндекс матбугат-хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International