Үткән уку елы өчен экологик бозулар турында 7 меңнән артык мөрәҗәгать – III Республикакүләм “Школьный экопатруль” бәйгесенең нәтиҗәләре шундый, узган ял көннәрендә Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Проектның өченче сезонында үзләрен иң яхшы Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән. Спас һәм Ютазы районнары укучылары күрсәтте.
Экологларның актив ярдәмчеләре, бүләк буларак, телефоннар, планшетлар, электросамокатлар, сигвейлар алды, ә иң шәп сыйныфларга санлы микроскоплар һәм проекторлар бүләк иттеләр.
Ел саен “Школьный экопатруль” Республикакүләм бәйгесендә меңнәрчә Татарстанның әйләнә-тирәне пычрату проблемасына битараф булмаган 1-11 сыйныфлар укучыларын җәлеп итә. Ел дәвамында яшь экологлар махсус мобиль кушымта аша дәүләт органнарына рөхсәт ителмәгән урыннарда яткан калдыклар булуы турында видео- һәм фотоматериаллар җибәрәләр һәм шуның өчен бәйге балларын җыялар. Һәрбер кабул ителгән чүплек турындагы белдерү буенча надзор чаралары кылына.
2014 елдан узучы бәйгенең оештыручылары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.