2017 елның 5 дән 15 октябренә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы узачак

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 5 дән 15 октябренә кадәр Бөтенроссия язылу декадасы узачак. Аның барышында Россия Почтасы бөтен бүлекләрендә, http://podpiska.pochta.ru сайтында һәм шулай ук Viber мессенджеры ярдәмендә гәҗит һәм журналларга зур ташламалар белән язылырга мөмкин булыр.

Язылу декадасы дәвамында Россия Почтасы, нәшриятлар ташламаларына кушып, басмаларны китерү бәяләрен төшерәчәк: Россия Почтасы каталогы буенча – федераль ММЧ өчен 10% ка һәм региональ һәм җирле ММЧ өчен 15% ка, ә башка язылу агентлыкларының каталоглары буенча тиешенчә 5% һәм 10% ка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International