60 меңнән артык бала балалар бакчасына электрон юлланма алдылар

2017 елның 29 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында 2017-2018 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны туплау тәмамланды.

Бүгенге көнгә "ТР электрон балалар бакчасы" мәгълүмати системасы аша 60 меңнән бала балалар бакчасына электрон юлланма алдылар. Аларның 49 меңе бүгенге көнгә балалар бакчасына кертелде.

Исегезгә төшерәбез, бер ел эчендә өстәмә комплектацияләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International