Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Чарада министрлыкның 40 ветераны җыелды. Ветераннарны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламлады.