ТР элемтә министрлыгы интернет куркынычы һәм мөмкинлекләре турында сөйләде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

19 сентябрьдән башлап Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан башлангыч сыйныф укытучылары өчен куркынычсыз интернет дәресләрен әзерләү һәм үткәрү буенча семинарлар оештырыла.

Чараның төп максаты – балаларга, ата-аналарга, укытучыларга интернеттан килгән куркыныч һәм челтәрдәге хәвефләрдән саклану юллары, шулай ук аның уку, үсеш, көнкүрештә, аралашуда файдалы мөмкинлекләре турында аңлату.

Семинарлар Чаллыда, Түбән Камада, Казанда үтте. Бүген – 26 сентябрьдә чара Яшел Үзән шәһәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International