Иннополис – ил буйлап яшь югары квалификацияле белгечләрне берләштерүче яңа шәһәр проекты.
Иннополис төзү идеясе 2010 елның октябрендә туа. Башта проектка ИТ-авыл исеме бирелгән була, һәм анда 50 000 кеше яшәр дип көтелә. Ләкин аннары проектны ИТ-шәһәр дәрәҗәсенә җиткереп, 155 000 кеше яшәр дип уйланыла.
Миссиясе
Россиядә ИТ-секторның ролен үстерү.
Стратегия
Информацион технологияләр өлкәсендәге иң яхшы ИТ-белгечләрне яңа продуктлар тудыруга тарту.
Укы, яшә, эшлә, ял ит
Иннополисның төп принцибы – комфортта яшәү һәм яхшы компанияләрдә эшләү, ял итү һәм белем алу беррәттән булу шартларын тудыру.
Иннополисның сайты: www.innopolis.ru
Соңгы яңарту: 2019 елның 15 июле, 14:38