Белешмә

2009 елның октябрендә Россиянең Масса-күләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы белән гамәлгә куелучы  “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү” дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасында Россиядәге беренче технопарк төзү эшләре тәмамланды.

Проектны гамәлгә кую вакыты – 2 ел.

ИТ-парк – Казанда төзелгән югары технологияләр өлкәсендәге ике технопаркларның берсе.  Икенче технопарк - кече һәм урта инновацион югары технологик компанияләрнең үсешенә урын булып торучы– “Химград” Технополисы. Биредә полимерларны эшкәртү һәм химия өлкәсендәге оешмалар урнашкан.

“ИТ-парк” проекты кысаларында Казан үзәгендә 30 мең кв.м. урынлы бина реконструкцияләнгән. Объектны тормышка ашыру чыгымнары 2,9 млрд.сум тәшкил итә, шул исәптән:

1,3 млрд.сум – федераль бюджеттан бүлеп бирелгән;

1,6 млрд.сум – Татарстан  Республикасы бюджетыннан.

ИТ-парк федераль һәм региональ әһәмияткә ия булган Казан югары уку йортлары тирәсендә (3 кмдан артык булмаган якынлыкта) урнашкан:

- Казан (Идел буе) федераль университеты;

- Казан дәүләт техник университеты базасында Милли тикшеренү технология  университеты;

- Казан дәүләт технологик университеты базасында Милли тикшеренү технология  университеты.

7 км ераклыкта Универсиада-2013 авылы урнашкан. 22 км ераклыкта “Казан” халыкара аэропорты урнашкан.

ИТ-парк комплексы җыелмасына керүче объектлар:

  • комплексның 2-4 катларында урнашкан 12 мең кв.м. урын алучы офис бүлмәләре;
  • Бизнес-инкубатор;
  • конференц-зал (250 урынлык);
  • матбугат үзәге (пресс-центр) (80 урынлык);
  • 6 сөйләшү бүлмәсе;
  • банк хезмәте күрсәтү бүлеге;
  • “Россия почтасы” бүлеге;
  • кофеханә (30 утырту урынлы);
  • кафе (90 утырту урынлы);
  • ашханә (120 утырту урынлы);
  • полиграфия үзәге;
  • бизнес-кунакханә (65 номерлы);
  • телефон хезмәте күрсәтү үзәге;
  • автостоянка.

ИТ-паркны биләп торучы аерым инфраструктура булып, дата-центр тора. Ул бинаның 5нче катында урнашкан һәм аңа киләсе объектлар керә:

  • дәүләт мәгълүмати системасы һәм ресурсларын урнаштыручы зона (250 кв.м);
  • ИТ-паркның оешма-резидентлары серверлары урнашкан зона (750 кв.м.);
  • башка чыганаклардан азат булган 2,5 МВтлык энергия белән тәэмин итүче чыганак;
  • 1-10 Гбит/с тизлектәге магистраль һәм урынлы интернет-провайдерларның 10нан артык тоташтырылу чыганаклары;
  • дизель-генераторлар.

ИТ-паркта ИТ-компанияләр үсешенә кирәкле хезмәтләр күрсәтелә. Бу аларга тизарада үсеш юлына басу мөмкинлеген бирә. ИТ-паркны идарә итүче оешмалар биредәге резидентларның үсеше белән кызыксына.

ИТ-парк оешма-резидентларының төп юнәлешләре булып, дәүләт программнарын тәэмин итү проектларын тормышка ашыру тора, шул исәптән “Электрон хөкүмәт”, “Электрон дәүләт хезмәтләре” проектлары.

ИТ-паркта урнашкан Татарстан ИТ-компанияләре проектлары арасында берничәсен аеруча  ассызыклап була:

  • Электрон документооборот системасы;
  • Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә башкару электрон информацион киосклар (инфоматлар); 
  • “ГЛОНАСС+112” ашыгыч хезмәт эшләрен координацияләү системасы.

Бүгенге көндә ИТ-парк 100 % тулган – биредә 31 резидент-оешма урнашкан, аларда 800ләп хезмәткәр эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 24 яшь, аларның уртача хезмәт хакы – республика буенча уртача хезмәт хакыннан 1,5 тапкырга зуррак.

2011 елның апрелендә ИТ-паркта Бизнес-инкубатор ачыла. 120 хезмәткәр эшли торган инкубатор ИТ-паркның 3нче катында урнашкан, ул 980 кв.метр урын алып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International