ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга

2015 елның 20 мартында Mail.Ru Group һәм КФУның ИТИСы уеннар әзерләү буенча хезмәткәрләр әзерләү турында килешүгә кул куйды. Казан разработчиклары өчен беренча чара апрельдә үткәреләчәк.

18-24 март көннәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы вәкилләре Яшел Үзәндә Түбән Кама һәм Яр Чаллы мәктәпләрен директоралыр “Мәктәп картасы” проекты буенча укыту үткәрә.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “ТР сәламтәлек саклау өлкәсендә мәгълүмати технологияләр кертү” видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кичә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы вәкилләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәге Бөтенроссия форумында катнашты. Форумда күпфункциональ үзәкләр эшчәнлеге, хезмәт сыйфатлары турында сөйләштеләр.

Бүген ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль өлкә хезмәткәрләре киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбаракшин катнашты. 


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Ачык мәгълүматлар” сервисында “Потребитель базар” категориясе популяр.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Айрат Хисамиев «Телесфера-2015» бәйгесенең “Электросвязь техникасын программалаштыру” секциясендә беренче урынга лаек булды.

2015 елның 2-4 сентябрендә казанда Татарстан нефтегазохимик форум узачак. Форум кысаларында  V  Халыкара «GEO-КАЗАНЬ: Геологоразведка. Геодезия. Картография» күргәзмәсе узачак.

Бу ел ахырына кадәр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы шәхси кабинетларны федераль идентификация һәм аутентификация системасына күчерәләр.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
13-15 мартта Иннополис инновацион шәһәре территориясендә “Иннополис” университеты абитуриентлары өчен беренче сайлап алу сынаулары башланды. 14 мартта бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International