“Иннополис” университеты абитуриентларының беренче сайлап алу сынаулары булды

2015 елның 17 марты, сишәмбе
13-15 мартта Иннополис инновацион шәһәре территориясендә “Иннополис” университеты абитуриентлары өчен беренче сайлап алу сынаулары башланды. 14 мартта бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Иртәнге аш вакытында кунаклар абитуриентлар белән “Иннополис” университеты үсеше мәсьәләләре, IТ-индустриядә трендлар, шулай ук булачак студентларның спорт буенча кызыксынулары турында фикерләштеләр.

«Иннополис» университеты ректоры Александр Тормасов белдергәнчә, быел вуз беренче мәртәбә студентларны күпләп җыярга планлаштыра: бакалавриат программасына - берничә йөз кеше һәм магистратура программасына - бер йөз чамасы кеше.

Рөстәм Миңнеханов, “Иннополис” университеты Россиядә югары технологияләр өлкәсендә башлангыч мәгариф объекты булачагына шигем юк, дип белдерде.

Искәртеп узабыз: “Иннополис” университетына бакалавриат һәм магистратура программаларына сайлап алу турлары 11 атна – марттан июньгә кадәр дәвам итәчәк. Абитуриентлар арасында Украина, Беларусь һәм Казакъстан вәкилләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International