ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго Казан ИТ-паркында булды. Илчене һәм делегациянең башка вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

2015 елның 4 аенда «Электрон сәламтәлек саклау» системасыны онкологик чирләрне диагностикалауга 680 мең электрон гариза җибәрелгән.

«Халык инспекторы» система республика ярты елдан артык эшли, һәм ай саен система кулланучылар саны күбәйгәннән күбәя

26–29 майда Иннополис шәһәрендә «Сәнгать комплексында мәгълүмати технологияләр» конференциясе узачак.


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашшты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 19, 20 һәм 21 май көннәрендә сәгать 9.15-17.00 аралыгында  Казан шәһәренең радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре сәбәпле барлык техник чаралар сүндереп торылу турында хәбәр итә.
2015 елның 21 маендә 8-10 сәгать аралыгында Югары Ослан районының хакимияте бинасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнар кабул итәчәк. 

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атнада Казанның «ДОСААФ» тирында «Здоровье-2015» Спартакиадасы кысаларында  Татарстан Республикасының пуля ату бенча беренчелеге узды. 

Бүген «Татарстан почтасы» - «Россия почтасы» филиалы җитәкчесе Япониянең бизнес делегатлары белән очрашты Очрашуда Казан халыкара логистик үзәге төзелеше буенча сораулар күтәрелде. Делегация Татарстанның мәгариф секторы, почта һәм ИТ-технологияләр эшләрен оештыру турында сөйләштеләр.

 


15
май, 2015 ел
җомга

2015 елның 15 маена «IT-чемпион»-2015 республикакүләм бәйгесендә катнашучылар саны 36 мең тәшкил итә. Мәктәп укучыларының логиннары ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының 42 мең шәхси кабинетында сакланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International