Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тагын 7 социаль яклау бүлегенеә язылып була.
ГТРК «Татарстан» радиосы хәзер FM –диапазонда чыга башлады. Бүген әлеге мөмкинлек Казан һәм Буа шәһәрләре яшәүчеләре өчен булдырылды.
Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегиясендә “Татарстан Республикасының рәсми порталы” дәүләт мәгълүмати системасына кергән сайтлар конкурсы нәтиҗәсе ясалды.
Бүген «Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Иннополисны алга таба үстерү республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара ТР муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды.
Бүген Иннополис шәһәрендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Россия почтасы" генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнаша.
Иннополис рәсеме белән 500 открытка махсус ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе катнашучылары өчен бастырылды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның 9 февралендә Тәтеш шәһәрендә сәгать 8.00-18.00 аралыгында планлы ремонт эшләре нәтиҗәсендә аналог һәм цифралы эфир телерадиоканаллары эшчәнлеге туктатылып торылачак.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы 2016 елның 9 февралендә 9 сәгать 30 минутта Иннополис шәһәрендә - А.С.Попов исемендәге технопаркның конференц-залында узачак. Коллегия катнашучыларын теркәү 08.30 сәгатьтә башланачак.