ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елга нәтиҗә ясый

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Россия почтасы" генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнаша.

Чараны ТР вице-премьеры- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ача. Ул 2015 елга нәтиҗәләр,2016 елга планнар турында сөйләячәк. Шулай ук доклад белән "Таттелеком" оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, Казан ИТ-паркны диркеторы Антон Грачев та чыгыш ясаячаклар.

 Төп доклад белән ТР вице-премьеры- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясый. Ул ассызыклаганча, Татарстан Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларының берсе дәүләт, муиципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон төргә күчерүдән гыйбарәт. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 1,5 млн-нан артык кеше шәхси кабинетларын ачкан. 230 хезмәт һәм сервис электрон рәвешкә күчерелгән, шул исәптән 29ы - 2015 нче елда. Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, быел тагын 28 хезмәтне электрон форматка күчерү планлаштырыла. Былтыр Татарстан халкына 60 млн-нан артык электрон хезмәт күрсәтелгән, бу, 2014 нче елга караганда, 84 процентка күбрәк. Бер ел эчендә электрон түләүләр суммасы 2 мәртәбә артып, 6,5 млрд сумга кадәр җиткән. Электрон хезмәтләр күрсәтүдән социаль-икътисади нәтиҗәлелек 7,9 млрд сум күләмендә бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International