Соңгы 5 елда Татарстанда Интернет челтәре абонентлары 1,7 тапкыр артты - бүген алар инде 4,3 миллионнан артык! 2012нче елдан башлап теркәлгән югары тизлекле «бөтендөнья пәрәвезе»нә үтеп керү дәрәҗәсе дә шактый күтәрелә - 70тән 76 процентка кадәр.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында «Сочи-2018» Россия инвестиция форумында була.
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы делегациясе Тамбов өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булды. Визитның максаты булып дәвалау-профилактика учреждениеләренә мәгълүмати технологияләрне кертү эшендә тәҗрибә уртаклашу торды.
Быел Татарстан Республикасының Стратегия-2030га 3 ел була. Стратегияне раслау Законы буенча (17.06.2015 № 40-ЗРТ) аны 3 елга бер тапкыр ихтыяҗ булган очракта төзәтү каралган.
"Электрон Татарстан" инфоматлары Казанда 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар кабул итә башладылар. Эшләрне 2018 елның 1нче кварталында бетерәчәкләр.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Халыкара электроэлемтә союзының (ITU) WSIS Prizes-2018 конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү тәмамлануга нибары биш көн калып бара.
"Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркы" дәүләт автоном учреждениесе мәгълүмати куркынычсызлык буенча ISO/IEC 27001:2013 халыкара стандартына туры килә торган сертификатка ия булды.
Казанда 27-28 февральдә ITS Forum-Kazan - V Халыкара фәнни-практик конференция узачак. Төп тема - интеллектуаль транспорт системаларны һәм үзәкләрне үстерү.
"Халык контроле"нең мобиль кушымтасында яңартылга яңа категория барлыкка килде. Хәзер татарстанлылыар смартфон аша ГИБДДга барлык хаталарны җибәреп бара алалар.
Татарстанда ел саен электрон хезмәтләр төрләре үсә бара. 2012 елны ТРның дәүләт хезмәтләре Порталында 86 хезмәт тәкъдим ителгән булса, бүгенге көндә - 246.
2012 елдан башлап ТРның дәүләт хезмәтләре Порталы белән кулланучылар саны 3,6кә тапкыр үсте - бүгенге көндә 2,1млн шәхси кабинетлар теркәлгән.