Россиянең IT-базарына Татарстанның яңа «InnoSTage» компаниясе чыга. «InnoSTage» компанияләр төркеме кибериминлек, системалы интеграция һәм мәгълүмат системаларын эшләү өлкәсендә хезмәт күрсәтәчәк. Структурада шулай ук CyberART кибератака саклау сервислары операторы да эшли.
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар проекты буенча цифрлы компетенцияләргә бушлай укытуга багышланган матбугат конференциясе узды.
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында җирле үзидарә органнарына җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү өчен гариза электрон рәвештә бирү хезмәте гамәлгә ашырылды. Әлегә хезмәт пилот режимында эшли һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетына гариза бирү өчен ачык.
Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Мир» түләү системасының виртуаль банк картасын чыгару мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Аның ярдәмендә республика халкы дәүләт хезмәтләре өчен комиссиясез түли алачак.
Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Бүген Иннополис Университетына 7 ел тула. ИТ-вуз Иннополис шәһәрендә 2012 елның 10 декабрендә теркәлгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле объектларны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында Интернет челтәренә тоташтыру турында видеоконференция режимында брифинг узды.
9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, ТР Санлы үсеш Министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы юнәлешле чара узды.
Иннополис Университетында ясалма интеллект буенча хакатон узды, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижевск, Архангельск, Марий Эл, Уфа, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 110 проектчы катнашты. 48 сәгать дәвамында алар ике трекның берсе — «Антропоморф робототехника» һәм «Автоном транспорт» буенча прототиплар ясадылар.
"Саннар дәресе" – Россия мәктәпләрендә уку елы дәвамында үтә торган гадәти булмаган информатика дәресләре сериясе. Яңа дәрес «1С» фирмасы тарафыннан әзерләнгән, аның белгечләре болытлы сервислар булдыру һәм озатып бару буенча зур тәҗрибәгә ия.