ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Россия почтасы клиентларга экспортның язгы тоткарлыклары өчен компенсация сыйфатында бушлай халыкара озату мөмкинлеген бирәчәк.

15 октябрьгә кадәр «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Җиңүчеләр 25-220 мең сум күләмендә акчалата грантлар алачак, ә быел гомуми приз фонды 12,8 млн сум тәшкил итәчәк.​


14
август, 2020 ел
җомга

Республикада яшәүчеләргә транспорт картасы балансына акча кертү өчен чиратларда торырга туры килмәячәк. Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталына комиссиясез йөрү билетын тиз арада тулыландыру сервисы өстәлде. Сылтама - https://uslugi.tatarstan.ru/transport-card-payment.

Татарстан компанияләренә һәм оешмаларына «үтәли» цифрлы технологияләрне эшләү яки гамәлгә кертү өчен ярдәм чараларын ничек алырга?

Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә – Honor Cup VI Евразия ярышлары башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар призлар һәм оештыручыдан – Huawei компаниясеннән өстенлекләр алачак.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казан технопаркының җитәкчесе Александр Борисовка булырга тәкъдим ителде. Яңа директор исемен Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин игълан итте.

Telegram - «Цифрастан» каналында Без цифрлы дөньядан яңа һәм актуаль яңалыклар белән уртаклашачакбыз, шулай ук Татарстан Республикасында барган төп ИТ-вакыйгалар турында сөйләячәкбез. Безнең әбүнәчеләр югары технологияләр өлкәсендә иң кызыклы проектлар турында беренче булып белә алачаклар.

Россия Почтасы кушымтасында EMS-җибәрүне рәсмиләштерү һәм түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Монда ук курьер чакыртырга була, ул билгеләнгән вакытта посылка яки хат алып кайта.


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәгендә ике атнадан соң бушлай укуга теркәлү тәмамлана. ИТ-курс 2020 елның сентябрь-октябрь айларында башланачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html.  

Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International