Бүген Казанда «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова, Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан, Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чешту катнашты.
МТС, цифрлы экосистема, татарстанда цифрлы сервисларга ихтыяҗны бәяләде һәм болытлы, IoT һәм ЯИ-чишелешләрне гамәлгә кертү динамикасы буенча тиз үсә торган тармакларны ачыклады. Цифрлы тармаклар рейтингында гадәттәгечә энергетика, транспорт һәм финанслар беренче урында тора. Шулай ук топ-5 кә ритейл һәм беренче тапкыр – драйверы терлекчелек тармагы булган авыл хуҗалыгы кергән.
Казан ИТ-паркы Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Kazan Digital Weekта стенд тәкъдим итәчәк һәм берничә чара үткәрәчәк.
Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә цминистрлыгы, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре вәкилләре Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Бикеев белән очрашты.
МТС, цифрлы экосистема, Татарстан башкаласында уку йортлары һәм студентлар тулай тораклары урнашкан урыннарда челтәрне ныгыту буенча эшләр башкарды. Челтәрне модернизацияләү шәһәрнең иң эре студентлар кампусы – Универсиада Авылы территориясен дә, Казанның һәр районында диярлек калган тулай торакларны да колачлады. Оператор биредә яңа җиһазлар урнаштырган һәм гамәлдәге челтәр эшен оптимальләштерергә, бу мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек биргән.
МТС, цифрлы экосистема, Россия операторлары арасында беренче булып Яндекс белән берлектә аның акыллы колонкасы аша шалтырату функциясен эшләтеп җибәрде. Хәзер Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә МТС абонентлары смарт-колонкалардан теләсә кайсы оператор номерларына үз агымдагы тарифлары буенча шалтырата һәм чакыруларны кабул итә алачак.
Мобиль элемтә операторы билайн популяр җәяүле маршрутларда һәм туристик истәлекле урыннарда, татарстанлылар һәм республика кунаклары ял итә торган урыннарда үзенең 4G челтәрен көчәйтү турында игълан итте.
Tele2, Россия мобиль элемтә операторы, ребрендинг ясады һәм яңа логотип тәкъдим итте. Компания брендын гына түгел, исемен дә үзгәртә. Үзгәрешләр продукт чишелешләрендә, техник үсештә, оператор сервисында эволюция белән бәйле. Яңа бренд компания мирасы белән дәвамчанлыкны саклый, яңа эчтәлеккә туры килә һәм киләчәк максатларга йөз тота.
Татарстан Республикасының 34 районындагы 25 меңнән артык зур булмаган авылларда яшәүче кешеләр оператор челтәрендә заманча цифрлы сервислардан файдалана ала. Бу цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль проектның икенче этабы – УЦН 2.0 ярдәмендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына әзерлек һәм аны уздыру турында» брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.