Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан республиканың авыл торак пунктларын саклап калу буенча даими нигездә чаралар күрелә. Аз санлы торак пунктларны саклап калу республика Хөкүмәте сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора. Цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру торак пунктларны саклап калу чараларының берсе булып тора.
Әлеге программа кысаларында 2022 һәм 2023 елларда республиканың 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән аз халыклы пунктларында 2G һәм LTE стандартлары буенча мобиль элемтәнең база станцияләре урнаштырыла. Бу чорда инде 98 база станциясе урнаштырылган, бу 23 меңнән артык кешегә сыйфатлы мобиль элемтә хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек биргән.
2023 елда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәсендә 2024 елда 87 торак пунктта база станцияләре урнаштыру планлаштырылган, «Ростелеком» ГАҖ элемтә операторы тарафыннан республиканың 17 торак пунктында база станцияләре эшләрен тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган, калган элемтә җиһазлары 2025 елның беренче яртыеллыгында файдалануга тапшырылачак.
Федераль программаны алга таба гамәлгә ашыру максатларында Дәүләт хезмәтләре порталында 2025 елда цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын гамәлгә ашыру буенча тавыш бирү тәмамланды. Республика буенча тавыш бирүдә барлыгы 1189 торак пункт халкы катнашты, 23472 тавыш бирелде – Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нишездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә.