ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2016 елның салымнарын түләү вакыты җитә - 1 декабрьгә кадәр. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталында салымнарны түләп була. 


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәфәр белән Вьетнамда. Бүген Хошимине шәһәрендә "Вьетнам-Татарстан" бизнес-форумында республиканың ИТ-инфраструктурасын тәкъдим итте.

ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ИТ-компанияләрне "Татарстанда эшләнгән" проектында катнашырга чакыра.

"Кванториум" балалар технопаркында  (Яр Чаллы шәһәре) 2018 елның гыйнварында 3D-технологияләр буенча Россиякүләм олимпиадасының төбәкара этабын уздыру буенча эшлекле төркем җыелды.

Ялларда югары технологияләр технопаркы "ИТ-парк" Шэньчжэнь шәһәрендә индустрия паркы белән килешү төзеде. 


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан делегациясе составында вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ГАҖ “КАМАЗ” директоры Сергей Коготин да бар.


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногрск, Шемордан, Биләр нокталарында 20 ноябрь көнне сәг. 8дән - 16:00 кадәр антенна-фидер төзелешләре белән ремонт эшләре барачак, шуңа күрә теле-радио каналлар эшләмәячәк.

Татарстан Республикасының Элемтә министырлыгы гражданлык хезмәтендә вакант вазифаларына күчерү бәйгесе турында иглан итте 

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәгариф министрлыгы  Аксубай районы буенча балалар бакчасына керү буенча дистанцион мониторинг ясалган. Андый мониторинг сыйфатны, вакытларны һәм регламенты үтәү максатыннан уздырыла. 


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15-16 ноябрь көннәрендә Яр Чаллының ИТ-паркында машина төзүче кластер форумы узды. Анда Россиянең 26 төбәгеннән 500 делегат катнашты: Renault, KUKA, Valeo Servise, КАМАЗ, НЕФАЗ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International