ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

23 - 24 апрель көннәрендә Казан элемтә электртехникумында “Мәгълүмати мөһим: XXI гасыр” Россиякүләм фәнни-практик форум узды. Форумда 34 уку йортларыннан 187 студент катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Мәскәүдә  «Сәламәтлек саклауда ИТ 2014: эш дәвам итә» «ИТ в здравоохранении 2014: работа продолжается» конференциясендә катнашты.

«Цифралы буын, алга!» («Цифровое поколение. Вперед!») Бөтенроссия интернет-тпроектлар бәйгесенә меңнән артык гаризә килгән. Шуларның 440ы модерация узып, сайтта бастырылып, конкурс сайлап алуда катнашты. 

Пресс-тур кысаларында Казан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Иннополис төзелешенең беренче этабы белән танышты.

 «Университет челтәре» проектын “Основа Телеком” федераль оешмасы оештырды. Компания югары уку йортлары территориясендә үзенең LTE-челтәрен булдырды.


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә «Госзаказ-2014» 10нчы юбилей бөтенроссия форум-күргәзмәсе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнаша.

27 апрельдән 29 апрельгә кадәр Казанда Россиянең синхрон йөзү буенча чемпионаты узачак. Әлеге ярышларга билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) һәм “Электрон Татарстан” инфоматлары аша алып була.

Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында яңа сервислар ярдәмендә кара металл, төсле металл әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлекне лицензияләүгә, лицензия дубликатын яңадан рәсмиләштерүгә яки алуга, лицензияне гамәлдән чыгаруга, лицензияләр реестрыннан мәгълүматлар алуга гариза тапшырырга, элегрәк бирелгән гаризаның нинди этапта булуын тикшерергә мөмкин.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International