Казан элемтә электртехникумында “Мәгълүмати мөһим: XXI гасыр” Россиякүләм фәнни-практик форум узды

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

23 - 24 апрель көннәрендә Казан элемтә электртехникумында “Мәгълүмати мөһим: XXI гасыр” Россиякүләм фәнни-практик форум узды. Форумда 34 уку йортларыннан 187 студент катнашты.

Форум кысаларында төрле секцияләр эшләде: “Кулланучы”, “Web-дизайн, “Мәгълүмати технологияләр бүген: проблемалар һәм перспектива”, “Төрле өлкәләрдә программалаштыру” һәм башкалар.

Жюрида ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тармагы вәкилләре катнашты: “Таттелеком”, «РТПЦ РТ», «ICL-КПО ВС» ААҖ, «КазГорСеть» ЯАҖ, «ЦИТ РТ» ДУО,  «Татарстан Почтасы» - филиал ФГУП «Почта России» һәм башкалар.

Жюри билгеләвенчә форумда катнашучылар IT-технологияләр өлкәсендә югары белемнәр күрсәтте. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International