Ай дәвамында бөтен илдән килгән катнашучылар Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгыннан рәсемнәрдәге объектларны ачыклау һәм деперсонализацияләү моделен эшләү бурычын хәл итәчәкләр.
21 июльдә Удмуртия Республикасында «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының берсе булган «Цифрлы алга китеш. Сезон: ясалма интеллект» өченче төбәк чемпионаты конкурсы тәмамланды. ТОП-15 катнашучы арасына Татарстан Республикасыннан Павел Белов бар.
2022 елның 28 июленнән 24 августына кадәр «Цифрлы алга китеш. Сезон: ясалма интеллект» – «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе. Ай дәвамында бөтен илдән килгән катнашучылар Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы билгеләгән мәсьәләне хәл итәчәкләр: сурәтләрдә, йөзләр һәм автомобильләр номерларын билгеләп, объект затын качыру моделен табу.