КФҮ белгечләре РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре, Россия Пенсия фонды һәм Федераль салым хезмәте порталларында «Шәхси кабинет»ны ничек булдырырга кирәклеген күрсәтәчәкләр. Өлкән яшьтәге кешеләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен дистанцион рәвештә түләргә, табибка язылырга өйрәтәчәкләр һәм пенсионерларга тиешле ташламалар турында сөйләячәкләр