Татарстан Республикасында имтихан уздыру пунктларында 1455 аудитория видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.
"Ростелеком" 2021 елның 31 маеннан 17 июленә кадәр Россия Федерациясенең 85 субъектында узган Бердәм дәүләт имтиханында видеокүзәтү системасы эшенә йомгак ясады. Компания тарафыннан имтихан үткәрү пунктлары аудиторияләрендә урнаштырылган 109 859 камера БДИның төп һәм өстәмә чорын өзлексез онлайн-трансляцияләүне тәэмин итте.