Бу онлайн-форматта бушлай укыту программасы, аның барышында укучылар һәм студентлар технологик эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнәләр, экспертлар белән эшлиләр һәм үз проектларын булдыралар.
2018 елда Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы белән берлектә Digital Start белем бирү платформасы эшли башлады. Быел Технологик эшмәкәрлек нигезләре буенча онлайн-курс барлык теләүчеләр өчен дә ачык.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә яшьләр арасында «Digital Start» цифрлы эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча төбәк программасын башлап җибәрә.