12-13 февральдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында (Казан) һәм А.С. Попов исемендәге технопаркта (Иннополис) стартаплар һәм IT-эшкуарлар өчен бизнесны үстерү инструментларына багышланган InnoSpark Conference конференциясе узды. Төп фокуслар маркетинг һәм инвестицияләр җәлеп итү юнәлешләре булды.
«Иннополис» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында «Иннополис» МИЗ һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркының уртак проекты – ИТ-стартаплар һәм эшкуарлар өчен Innnospark һөнәри конференциянең беренче көне старт алды. Чарада катнашучылар алдында цифрлы PR өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясаячак.
«Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм югары технологияләр өлкәсендә Казан «ИТ-парк» технопаркы резидентларны һәм стартапларны, шулай ук InnoSpark Conference ит-эшкуарларын чакыра.