ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2021 ел
җомга

Республиканың 2 361 кешесе «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча яңа цифрлы платформаны сынап карарга өлгергән инде. Өч көн эчендә кушымтаны йөкләп алу саны 27 тапкыр артты (башлангыч 87 йөкләнештән).


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Ак Барс Банк командалары тарафыннан эшләнгән «Забота» халыкка социаль ярдәм күрсәтү платформасы Zabota.Tatar.ru кушымтасында һәм веб-версиясендә республиканың барлык халкы өчен дә ачык. Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта яңа сервис мөмкинлекләре турында Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов сөйләде.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышын уздырды. Очрашу кысаларында республика башлыгына «Забота» Яңа платформасын тәкъдир иттеләр, аны киләсе елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International