ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

20.35 Университеты  2020 елда «Шәхси цифрлы сертификатлар» федераль проектына йомгак ясады. Белем бирү программасын 40 000 гә якын россияле актуаль ИТ-компетенцияләрне бушлай үзләштерде, аларның иң күбе – 3 517 кеше – Татарстан халкы.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

33 меңнән артык россияле «санлы» юнәлешләрдә түләүсез квалификация күтәрүгә шәхси цифрлы сертификатлар алды. Белем бирү курсларына 4,4 мең татарстанлы язылган, бу барлык 48 төбәк арасында абсолют рекорд булып тора.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

30 октябрьдә шәхси санлы сертификатлар программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Сайлап алу кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы катнашучы төбәкләр арасында абсолют лидер булды.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы - шәхси санлы сертификатлар программасында катнашучы 48 регион арасында иң активы. Без теркәүләрнең гомуми саны буенча гына түгел, хупланган гаризалар саны буенча да беренче урында торабыз.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

20.35 университеты платформасында персональ санлы сертификатлар кысаларында курсларның яңартылган каталогы ачык. Бүгенге көннән проектта катнашу өчен гаризалары хупланган кешеләр цифровойсертификат.рф сайтында үзләренең шәхси кабинетларында уку юнәлешен сайлый ала.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Узган пәнҗешәмбедә, 15 октябрьдә, Татарстанда шәхси санлы сертификатлар алуга заявка кампаниясе старт алды. Узган атнада программада республиканың 3 393 кешесе теркәлгән инде. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елда шәхси санлы сертификатларга ия булучылар укый торган беренче курслар билгеле булды. Алар арасында 9 белем бирү программасы Иннополис университетыннан һәм НТИ белем бирү компетенцияләре үзәгеннән.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 октябрьдән «Шәхси цифрлы сертификатлар» проектында катнашу өчен теркәлү башлана, аның ярдәмендә россиялеләр актуаль ИТ-компетенцияләрне бушлай үзләштерә алачак. Гаризаны 18 яшьтән өлкәнрәк, пенсия яшенә җитмәгән, югары яки урта һөнәри белемле һәр кеше бирә ала. Гаризалар цифровойсертификат.рф сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә уку ноябрь аенда башланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International