12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көнне, Казанда РТПЦ телеманарасы бәйрәм утларына әвереләчәк. Иллюстрацияне кичке вакытта күзәтергә мөмкин булачак.
Татарстан Халыкара җитлекми туган балалар көненә (World Prematurity Day) багышланган #МнеНЕфиолетово акциясенә кушылды. Бүген берьюлы ике РТПЦ – Казан һәм Түбән Кама телеманарасы шәмәхә төсенә буялачак. «Фиолет» телебашняларын халык 17:00 сәгатьтән 23:00гә кадәр карый ала.
29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне Россия кардиология җәмгыяте "Кызыл киенергә!" акциясен үткәрә.
11-13 сентябрьдә, Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль районнарга сайлаулар көннәрендә, Казанда РТПЦ телебашнасында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабыначак.
30 августта Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан РТРСНЫҢ берьюлы өч телебашнясында – Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдәге Останкино телебашнясында Татарстан Республикасы флагы кабыначак.