Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе барлыкка килгән икътисади авырлыклар турындагы мөрәҗәгатьләрне җибәргәндә предприятиенең ИНН, эшчәнлек төрен (ОКВЭД), шулай ук бизнес өчен барлыкка килгән авырлыкларны күрсәтергә тәкъдим итә.
Онлайн-вебинарлар сериясе тыңлаучыларны төбәк белән идарә итү буенча килешенгән идарә карарларын эшләү һәм бурычларны оператив хәл итү өчен ТР ситуацион үзәге платформасының мөмкинлекләре белән таныштырачак.
Бүген 11:00 сәгатьтә KAZAN DIGITAL WEEK – 2020гә әзерлек кысаларында Ситуацион үзәкләргә багышланган икенче бушлай вебинар узачак. Чараның модераторы - ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. Теләгән һәркем вебинарга кушыла ала: турыдан-туры трансляция Форумның рәсми сайтында һәм YouTube сайтында барачак.