2021 елның беренче яртыеллыгында татарстанлылар почта элемтәсе бүлекчәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 22 000 артык штраф түләгәннәр. Россия Почтасы дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасы аша эшләве аркасында, акча түләү турында мәгълүмат ЮХИДИгә тиз арада килә.
Бүгенге көндә республиканың 54 меңгә якын кешесе ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЮХИДИ штрафлары турындагы карарларга электрон рәвештә язылган.