Эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән Z Сберының түләүсез мәктәп акселераторында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе тәмамланды. Татарстан укучылары иң актив булып чыкты: республика платформага теркәлү саны буенча регионнар арасында беренче булды - 2225 заявка кабул ителде.
Саклык банкы, Стратегик инициативалар Агентлыгы ярдәме белән, SberZ мәктәп акселераторы бөтен Россияне колачлады. Акселератор яшүсмерләргә XXI гасыр күнекмәләрен үстерергә һәм эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерергә ярдәм итә: алар үз бизнесларын булдыруның бөтен циклын — идея генерациясеннән башлап проектны эшләтеп җибәрүгә кадәр уза алачаклар.
Республиканың күп функцияле үзәкләренең барлык 59 офисларында эшкуарлар бизнес өчен 69 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерә алалар.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләргә ярдәм фонды) «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында Цифрлы платформаларга һәм технологияләргә ярдәм итү буенча проектларны сайлап алуны дәвам итә. Татарстан предприятиеләре конкурс сайлап алуларында катнаша ала.