Татарстанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсының беренче этабы тәмамланды, аны оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, 18 нче сентябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр мәктәп укучылары ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итте һәм призлы баллар да эшләде. Ярышларның беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3әр җиңүче билгеләнде, алар бүген дипломнар һәм смартфоннар белән бүләкләнде.
Бүген «Казан Экспо» Идел буенда иң эре халыкара күргәзмә үзәгендә DigitalSkills-2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионатын ябу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, АКБО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.