Бүген «Казан Экспо» Идел буенда иң эре халыкара күргәзмә үзәгендә DigitalSkills-2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионатын ябу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, АКБО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Роман Шәйхетдинов чемпионатта катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Анда республика башлыгы чемпионатта катнашучыларны котлады һәм киләсе елда Татарстанга чакырды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук башка регион һәм чит ил егет-кызларына Иннополис ИТ – белгечләре шәһәрендә булырга, Иннополис Университеты студентлары ничек белем алуын, пилотсыз такси сынауларын карарга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, DigitalSkills-2018 чемпионатында Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән һәм 14 чит илдән 233 конкурсант һәм 246 эксперт, 17 компания, 40 көллият һәм мәктәп, шулай ук 18 югары уку йорты катнашты. Катнашучылар үзләре арасында 24 компетенция буенча ярыштылар, аларның 17се презентацион булды. Шулай ук 2018 елда чемпионатның төп үзенчәлеге - «бизнес өчен программа карарлары», «мобиль кушымталар эшләү» һәм «машина белән укыту һәм зур мәгълүматлар» компетенцияләре буенча яшүсмерләрне онлайн-сайлап алу (14-16 яшь категориясе). Онлайн-тестлаштыруда 6 пилот регионнан 65 меңгә якын укучы катнашты (Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Бөек Новгород, Якутия, Томск). Укучыларның 34% ы югары белем дәрәҗәсен күрсәтте (20 меңнән артык кеше) һәм сайлап алуның икенче этабына чакырылган иде. Ә икенче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы 15 бала DigitalSkills чемпионатында финалга чакырылды.
Гомумән алганда, чемпионатта 43 алтын, 22 көмеш һәм 19 бронза медаль уйнатылды. Татарстан вәкилләре чемпионатта 8 призлы урын яуладылар. "Көмеш"не Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы вәкилләре Тимур Арсланов («Веб-дизайн һәм эшләү»), Владислав Дюбанов һәм Эльдар Сойдаметов («Мобиль робот техникасы»), «Таттелеком» компаниясе вәкилләре Василий Ислаев һәм Кирилл Лазарев ("Магистраль элемтә линияләре") яулады. Төзү һәм аларны эксплуатацияләү»). "Бронза» КНИТУ-КАИ Инженер лицей-интернаты вәкилләре Алексей Былинцевка («пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү») һәм Александр Шиловка («бизнес өчен программа карарлары») эләкте.