Рәшит Нургалиев Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше системасындагы яңалыклар белән танышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, документлар әйләнешендә кулланылучы мәгълүматны саклау алымнары Федераль иминлек хезмәте тарафыннан сертификатлаштырылган.
РФ Эчке эшләр министрына шулай ук Татарстан Республикасы ашыгыч оператив хезмәтләренең эшен координацияләү буенча «ГЛОНАСС+112» системасы тәкъдим ителде.