Роскомнадзор башлыгы Дуровка Telegram эшчәнлеген туктату белән яный

2017 елның 23 июне, җомга

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) башлыгы Александр Жаров Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуровка һәм аның командасына мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына кертү өчен сервис турында мәгълүматларны ведомство реестрына тапшыруны сораган. Мөрәҗәгать ведомство сайтында басылган.

"Закон тарафыннан Роскомнадзорга  карар кабул итү өчен бирелгән вакыт бетеп килә. Шунлыктан мин Telegram командасына һәм шәхсән Павел Валерьевич Дуровка халык алдында мөрәҗәгать итәм: Россия законнарын үтәгез! Сайлау сезнең алда", - диелгән Жаров имзалаган гаризада.

Аның сүзләренчә, Telegram үз вазифаларын үтәмәгәндә, ул Россиядә мәгълүмат таратудан мәхрүм ителәчәк. “Безнең таләпләр үтәлгәнчегә кадәр”, дип белдерә ул. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International