Язылу кампаниясе кысаларында Россия почтасы язылуга 1000 сумлык бүләк карталары булдырды. Карталарны 2017 елның 31 декабренә кадәр podpiska.pochta.ru сайтында кулланып була.
Пилот проект кысаларында 5000 карта чыгарылган. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Чиләбе һәм Казан шәһәрләрендә сатуда бар.