Робот техникасы буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан 25 укучы катнаша. Олимпиада илнең 50 төбәгеннән 600гә якын мәктәп укучысы һәм студентын җыя.
Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы – Россия территориясендә робот техникасы системаларын интеллектуаль программалаштыру олимпиадасы буенча финал этабы.
Олимпиада Иннополис шәһәрендә дүртенче тапкыр уздырыла. Узган елда ИТ университет базасы мәйданнарында Россиянең 51 төбәгеннән 57 бала җыелган иде. Олимпиада җиңүчеләре, университет базасында федераль укыту-өйрәнү җыелмасында катнаштылар, анда Бөтендөнья Роботлар олимпиадасында катнашу өчен Россия җыелма командасы төзелде.