Казан студентлары China International Skills Competition 2017 чемпионатында икенче урын алдылар

2017 елның 16 июне, җомга

WorldSkills Russia милли җыелмасы Кытай чемпионатында ике алтын, биш көмеш һәм 4 бронза медаль яулады. China International Skills Competition 2017 чемпионаты Шанхайда узды.

"Мобиль робототехника" компетенциясе буенча 6 илдән 8 команда катнашты. 1 урынны Португалия командасы яулады, ә икенче урынны - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Арсланов Оскар һәм Мифтахов Эмиль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International