ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова РФ җәмәгать палатасында мәгариф оешмаларында мәгълүмати технологияләр тәкъдим итү темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәлдә Татарстан "ТР электрон мәгариф" проектын тәкъдим итте. Проект Татарстанда 2010 елдан бирле эшләп килә.