Республикада балаларны бакчаларга туплау башланды

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә балаларны 2017-2018 уку елына мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениеләренә "Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша массакүләм комплектлау башланды. 

Бу исә алдан балалар бакчасына гариза бирүчеләрнең балалары билгеле бер мәктәпкәчә балалар учреждениесенә билгеләнә, дигән сүз.

Балалар бакчасына юллама көтүче ата-аналарга даими рәвештә Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында чират статусына игътибар итеп торырга кирәклеге искәртелә. “Балалар бакчасына юлланды” дигән статус булу белән әти-әниләр 30 көн эчендә билгеләнгән бакчага мөрәҗәгать итеп, теркәлергә тиеш.

Искәртеп үтик, Казанда һәм Чаллыда балаларны бакчаларга комплектлау 1 апрельдә старт алды. Шул вакыттан бирле "Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша 40 меңләп юллама каралган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International