"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia-2017) V милли чемпионаты финалистлары арасында Татарстан студентлары да бар

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

JuniorSkills III милли чемпионаты 15-19 май көннәрендә Краснодарда узучы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia-2017) V милли чемпионаты кысаларында үткәрелде. Биредә барлыгы 305 укучы көч сынашты.

Мәктәп укучылары ике яшь төркемендә (10-13 һәм 14-17 яшь) 19 компетенция буенча ярышты. Татарстан командасы вәкилләре түбәндәге ярышларда беренче калды:
• "Аэрокосмик инженерия" – Казанның 35 нче номерлы мәктәбе;
• "CAD инженер дизайны" – Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Инженерлык лицее;
• "Лабораториядә химик анализ" –Түбән Каманың 9 нчы номерлы урта мәктәбе;
• "Мобиль робот техникасы" – 36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицей-интернаты һәм Яр Чаллының 57 нче гимназиясе;
• "Прототиплаштыру" – Азнакайның 4 нче номерлы лицее;
• "Санлы программа идарәсе белән булган станокта токар эше һәм “Фрезер эшләре” – Казан Милли тикшеренү техник университетының Инженерлык лицее.

"Лабораториядә химик анализ ясау" компетенциясе буенча икенче урынны Түбән Каманың 9 нчы мәктәбе һәм Менделеевскның 1 нче номерлы мәктәбе алды.

"Мехатроника" буенча өченче призлы урынга Әлмәтнең 20 нче номерлы мәктәп укучылары лаек булды. Шулай ук өченче урын "Прототиплаштыру" буенча Яр Чаллының 53 нче мәктәбенә, ә "Электромонтаж эшләре" буенча Казан Милли тикшеренү техник университетының  Инженерлык лицеена эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International